Лениногорск Сабан туе: дуслык, бердәмлек һәм хезмәт бәйрәме
Лениногорск Сабан туенда быел матур күлмәкләр, ак түфлиләр киеп йөреп булмаса да, елга бер килә торган милли бәйрәмебез үз яме белән күңелле итеп узды.
Иртәдән үк “еламсырап”, менә явам-менә явам дип торган көн театральләштерелгән күренеш һәм бүләкләү өлешеннән соң биреште, вак кына яңгыр сибәли башлады. Аннары туктап, көн матураеп киткән кебек иде, янәдән килеп ява башлады. Бәйрәм ахырына кадәр шундый һава торышы торды. Бу гына комачау итмәде, Сабантуйда булырга тиешле уеннар да, милли көрәш, атлар чабышы, “Аударыш”та булды, концерт өлеше дә тәкъдим ителде.
Сабантуй театральләштерелгән күренеш белән ачылды. Күренештә Россиядәге Халыклар бердәмлеге елы, Татарстандагы Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, Г.Тукайның 140 еллыгы да чагылыш тапты. “Туган тел” җыры берничә телдә башкарылды. Бер мәйданда төрле милләтләрнең милли костюмнардан чыгыш ясавы матур күренеш булды, туган ягыбызда шулай дус-тату булып, туган якны данлап яшәү күренеп тора иде.
Лениногорскилыларны Сабантуй бәйрәме белән район башлыгы Марат Гирфанов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин, Урай шәһәре башлыгы Тимур Закирзянов котлады.
Сабантуй – беренче чиратта авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә хөрмәт, итирам курсәтү ул. Кыр батырларына, игенчеләргә, терлекчеләргә, җитәкчеләргә рәхмәт белдерү бәйрәме дә. Сабантуйда да фидакарьләрчә хезмәт куйганнар мәйдан түренә чакырылдылар, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шәхси эшмәкәр Илья Кузнецовка Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Безнең районда 55 мең гектарда чәчүлек җирләре бар, шуның 24 мең гектарда – бөртеклеләр, азык культуралары – 8 мең, техник культуралар – 23 мең гектарда. Лидерлар рәтендә – “Август-Лениногорск”, “Ганиев И.М”, “Хәбибуллин Ф.З”, “Ипеев В.П”.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән “Агро Тренд” хуҗалыгы агрономы Илнур Сөнгатуллин бүләкләнде. Шул ук министрлыкның Рәхмәт хатына “Август-Лениногорск”тан тракторчылар Руслан Шиапов, Айнур Таҗетдинов, инженер-механик Раил Гильманов, шул ук хуҗалыктан машина белән саву операторы Татьяна Абросимова, “Лениногорск кошчылык фабрикасы”ннан цех начальнигы Оксана Фәтхетдинова, «Агро-Строй»дан оператор-терлекче Надежда Крайнова, “Виктория” теплица хуҗалыгынннан Руфина Хәерова лаек булдылар.
Моннан тыш бер төркем терлекчеләр, механизаторлар бүләкләнде. Гомумән, Сабантуйда 50дән артык кеше бүләкләнде. Әлбәттә, урында авыл хуҗалыгы эшләрен тиешенчә башкарып чыгуда аграр хуҗалык җитәкчеләренең эше зур роль уйный. Безнең районда уңышлы эшләп килүче хуҗалык җитәкчеләре бар: “Август-Лениногорск” – Илнур Гиниятуллин, “Маркс” – Ильяс Ганиев, “Хәбибуллин Ф.З” – Фәнзәт Хәбибулин, Лениногорск кошчылык фабрикасы” – Ирек Ягофаров, шәхси эшмәкәрләр: Илшат Галимов, Валерий Ипеев Дипломга лаек булдылар.
Быел май ае дәвамында Лениногорск районы Башкарма комитеты карары буенча иң төзек авыл җирлекләренә смотр-конкурс узды. Аның нәтиҗәләрен Сабантуйда игълан иттеләр. Төзекләндерүдә һәм яшелләндерүдә иң тырышлары дип берничә авыл җирлеге бүләкләнде. 3 урында – Түбән Чыршылы, 2 урында – Зеленая Роща, 1 урында – Иске Шөгер авыл җирлеге.
Конкурс нәтиҗәсе буенча ике авыл җирлеге Рәхмәт хатына лаек буды: Куакбаш һәм Сугышлы авыл җирлекләре. Молодцы, авылларыбыз һәрвакыт төзек, матур булсын!
Бүләкләү өлеше тәмамлангач, үзенең үзенчәлекле җырларын татар җырчысы, җырлар авторы, Yummy Music лейблы резеденты Илгиз Шәйхразиев халыкка бүләк итте.
Аннары халык уеннары башланып китте. Халык монда активлык күрсәтте. Кемнәрдер сулы көянтә тотып йөгерде, кашыкка йомырка куеп, кашыкны авызга кабып йөгерделәр, катыктан акча эзләделәр. “Быел катыктан акча эзләгәч, битне юып торырга да кирәкми, яңгыр ява бит”, - дип шаяртучылар да булды.
Шулай ук утын яру, агачны ике яктан кара-каршы басып кисү уеннары да булды. Әлеге уенга иң беренчеләрдән булып, апасы белән Гөлнур ханым кушылды. “Башкортстанның Бакалы районында туып-үстек. Бүгенге көндә Лениногорскида яшибез. Сабантуйга ел саен киләбез, уеннарда катнашырга яратабыз. Менә әле уеннар башланды гына. Без апа белән утын кисүдә катнаштык. Бу эш безнең өчен өйрәнелгән кебек, чөнки бәләкәй чактан авылда кул пычкысы белән утын кисә идек. Ул вакытта газ юк иде әле, каникул утын кисеп уза иде безнең. Хәзер башка уеннарга да катнашырга барабыз. Барыгызны да бәйрәм белән”, - диде Гөлнур ханым.
Быел яңгыр сибәләп торгач, татарча көрәштә катнашучыларга бераз авыррак булгандыр. Башта келәмсез генә башладылар көрәшне, аннары келәм җәйделәр. Яңгыр яугач, келәмне алдылар да, көрәш чирәмдә генә барды.
16 яшькә кадәргеләр арасында җиңүче – Николай Лобанов , 18 яшькә кадәргеләр арасында - Роберт Черевов, 85 килограммга кадәргеләр арасында җиңүче - Ильмир Зарипов, 85 килограммнан югарыраклар арасында җиңүче - Абдулла Казыханов. Һәм ул Лениногорск Сабан туеның баш батыры булып танылды. Ул узган елда батыр калган иде. Аңа 25 яшь. Шәһәрдәге 3нче спорт мәктәбендә көрәш буенча күнекмәләр алган, анда шөгыльләнгән.
“Кечкенәдән үк көрәш белән шөгыльләнәм. Көрәш кешедә дисциплинаны үстерә, көч бирә. Бүгенге көрәштә көндәшләр ныклы, көчле егетләр иде”, - ди Абдулла. Аның җилкәсенә симез тәкә менеп кунаклады, акчалата сертификат һәм телевизор белән бүләкләнде.
Халык атлар чабышын, “Аударыш”ны да яратып, кызыксынып карады. Концерт мәйданчыгында район мәдәният йортлары коллективлары чыгышы булды. Моннан тыш халык һөнәрчелеге буенча мастер-класслар да узды. “Без – “Ак калфак”лар кулъяулык бизәү буенча осталык дәресе уздырдык. Ак кулъяулыкларга татар орнаментлары төшерделәр һәм махсус фломастерлар белән буядылар. Аннары ул кулъяулыкларны үзләренә биреп җибәрдек. Шулай ук хөрмәтле кунакларыбызга да бүләк иттек”, - ди Лениногорск “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова.
Белешмә.
2026 елда бөтен дөнья буйлап 400дән артык Сабантуй уздырылачак. Шулардан 297 бәйрәм Россиянең 62 төбәгендә узачак. XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе 27 июньдә Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Кече Труев авылында үтә. Петербург Сабантуе 13 июньдә Ленинград өлкәсенең Энколово авылында узачак. Кыр бәйрәмнәре эстафетасын Мәскәү Сабантуе кабул итәчәк – 2026 елда бәйрәмне 4 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында уздыру планлаштырыла.
Розалия Мостафина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев