Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск-Шөгер төбәгенең атаклы Вәлиевлар династиясе шәһәребездә булып китте

Әти-әниләреннән үрнәк тәрбия алып, халыкка хезмәт итүне үзләренә максат итеп куеп яши алар, әлеге буында мәдәният һәм мәгариф өлкәсе берләшеп, рухи мирасыбызны югалтмау юлында хезмәт итә. Сүзем – Лениногорск-Шөгер төбәгенең данлыклы Вәлиевлар гаиләсе турында. Шушы көннәрдә аларны Туган якны өйрәнү музеенда хөрмәтләү чарасы узды.


Быел – 2020 ел, чын мәгънәсендә, истәлекле, вакыйгаларга бай ел. ТАССРның 100 еллыгында безнең район өчен дә мөһим даталар шактый. Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеена нигез салучыларның берсе – Бөек Ватан сугышы ветераны, район мәгариф тармагында озак еллар хезмәт иткән  Миргасим Вәлиевның тууына 100 ел икән. Миргасим аганың ике улы – Рафаэль һәм Рамил Вәлиевлар шәһәребез яшьтәшләре булып чыкты, аларга августта 65 яшь тула. Туган якны өйрәнү музее эшли башлаганга 35 ел булды. Ә инде 35кә 65не кушсаң, түп-түгәрәк 100 саны килеп чыга. “Менә шундый серле цифрларны барладык та, тантаналы кичә үткәрергә булдык”, - ди музей директоры Неля Галиева.


Әлеге кичәдә Вәлиевлар нәселенең зур гаиләсе катнашты, олылары да, балалары да килгән иде. Миргасим Вәлиевич белән Миңнури Хәбибрахмановна 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, нәселне шатландырып 10 онык туган.
Райондашларыбыз Миргасим аганы озак еллар мәгариф тармагында балаларга белем һәм тәрбия биргән шәхес буларак хәтерлиләр. Ул үзе Керкәледә туган, Иске Шөгер мәктәбен тәмамлап, Яңа Чыршылы мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 1940 елда армиягә чакырыла. 1945 елда уң аягы яраланган хәлдә сугыштан кайта. Ә менә ике абыйсы – Хәниф һәм Шәрип фронтта һәлак була. Миргасим абый педагоглык эшчәнлеген дәвам итә. Үзенә яр итеп, тормыш иптәшен дә укытучыны сайлый. Миңнури Хәбибрахмановна Биктаһирова физика һәм математика фәнен укыткан.
Федотовкада 12 ел эшли ул. Аннан үзе укыган мәктәбендә – Иске Шөгердә дә директор вазифасын алып бара. Пенсиядә ветераннар хәрәкәте активисты булып тора. Туган якны өйрәнү музеена экспонатлар җыя башлагач, районнан сугыш еллары документлары һәм этнография предметлары алып килә, барлыгы 60 тан артык предмет бүләк итә ул. Һәрвакыт музейга килеп йөргән, музей чараларында катнашкан.


Музейның этнография залында Миргасим ага үзе ясаган, соңыннан музейга бүләк итеп биргән предмет – бишек аерым урын алып тора. Вәлиевлар гаиләсендә беренче бала – Энҗе тугач, әти кеше үз куллары белән бишек ясый. 1951 елда Равил, 1955 елда – игезәкләр Рафаэль-Рамил, 1963 елда – Рөстәм шушы бишектә үсәләр.


Кичәдә катнашкан район башлыгы Рәгать Хөсәенов Вәлиевлар династиясенең безнең төбәгебез горурлыгы булуын әйтте. “Шундый истәлекле көндә туган якка кайтып, юбилейларын билгеләп үтәләр”, - диде ул.
Татарстан Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Вәлиевлар гаиләсен, аерым алганда Рафаэль һәм Рамил абыйларны югары профессионализм үрнәгенә ия шәхесләр дигән бәя бирде.


Рафаэль һәм Рамил Керкәледә туып-үскән егетләр. Хәзерге вакытта икесе дә тарих фәннәре докторы, профессорлар. Шактый гына фәнни хезмәтләр авторлары. Рамил Миргасимовичның фәнни эшчәнлеге шәрык фәне белән бәйле. Ул “Хәтер китабы” редакциясенең баш мөхәррире. Рафаэль Миргасимович 40 ел мәдәният өлкәсендә хезмәт итә, эшчәнлеген Татарстанның һәм татар халкының мәдәни мирасын саклауга юнәлтә.

 

Розалия Мостафина

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев