Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шоферларына автомобильләрен юл кырыенда калдырмаска киңәш итәләр

Лениногорскида тәүлек эчендә 2300 куб. м кар чыгарылды.


 

 22 гыйнвар көнне көндезге вакытта «БлагСтройДорХоз», предприятиеләр һәм оешмалар көче белән шәһәрнең үзәк мәйданыннан 700 куб. м дан артык кар чыгарылды.

 22-23 гыйнвар төнендә Лениногорскида, шулай ук «БлагСтройДорХоз»  көче белән узган тәүлектә 1600 куб.м. дан артык кар чыгарылды. Карны чыгару Куйбышев (Чайковский ур. – Гагарин ур.), Ленинград ур. (Куйбышев ур. – Булгаков ур.) маршрутлары буенча башкарылды.

Кар чыгару буенча эш бүген, ягъни 23 гыйнварда 18:00 сәгатьтә дәвам итәчәк.

Хөрмәтле транспорт чаралары хуҗалары, юл кырыенда автомобильләрегезне калдырмавыгызны сорыйбыз.

 

Мэриянең матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X