Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шәһәр судьясы авариядә һәлак булган

Самара өлкәсендә авариядә Лениногорскидан килгән 68 яшьлек ир-ат һәлак булган. Ул шәһәр судьясы булып эшләгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына судның матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.

 

Судның матбугат үзәге мәгълүматлары буенча, 5 октябрьдә Самара өлкәсендә кеше үлеменә китергән һәлакәт булган.

Владимир Иваничев 1986 елдан бирле Лениногорск шәһәр судының федераль судьясы булып эшли. 2015 елда ул отставкага китә.

Ә 2019 елда Татарстанның Лениногорск шәһәр суды судьясы вазифаларын үтәүгә җәлеп ителә. Ул Татарстан Суд департаменты идарәсенең һәм Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

«Хөкемдар хезмәтенә тугры калды. Ул һәрчак законнарны тирәнтен белүе, максатчанлыгы, үҗәтлеге, хезмәт сөючәнлеге һәм эшлеклелек сыйфатлары белән аерылып торды. Гомер буе ул законлылык, гаделлек һәм объективлык позициясендә торды», — дип сөйләделәр Лениногорск судында.
 


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/08/194966/

Фото: leninogorsky.tat.sudrf.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев