Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск суды каршына басучы санитар-эпидемиологик таләпләрне бозган өчен штраф алган

Лениногорск суды санитар –эпидемиология законы таләпләрен бозучыны административ җаваплылыкка тартты.

Билгеле булганча, чит илгә чыкканда гына түгел, аннан кайткан ковид белән авырмаган һәм аңа каршы вакцинацияләнмәгән гражданнардан, өч эчендә  коронавирус тесты тапшыру, лаборатория тикшерүе  узганнан соң, аның нәтиҗәләре турында мәгълүматны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында урнаштыру таләп ителә.

Административ  хоук бозуда гаепләнүче Д. Россия Федерациясенә Франциядән кайтып төшкән, әмма ул закон таләпләр читләтеп үткән, үзенең тест бирүе һәм аның нәтиҗәләре турында бернинди дә мәгълумат бирмәгән.

Суд утырышына да Д., үзе урынына, чит илдән кайткач Covid-2019 га лаборатория тикшеренүе  узуын, ләкин дәүләт хезмәтләре сайты эшендә өзлеклелекләр булу сәбәпле, бу хакта мәгълүматны урнаштыра алмаганлыгы турында язма рәвештә аңлатма  гына җибәргән. Аның тест нәтиҗәсе тискәре булган.

Гаепләнүченең  тәүбә итүен, шулай ук аның гаебе авыр нәтиҗәләргә китермәүен исәпкә алып, суд  Д.ны  Административ хокук бозулар  Кодексы нигезендә 7500 сум күләмендә  штрафка тартты.

 

Карар әлегә законлы көченә кермәде һәм Татарстан республикасы Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев