Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск тамашачысы борчыла: концертлар күчерелде

Лениногорскилы Сания апа борчылып шалтыратты: "Мәдәният сараенда узачак берничә концертка билет алган идем. Мондый хәл килеп туасын кем белгән. Инде нишләргә? Билетны кире тапшырыргамы?"

Без Сания ханымны тынычландырдык. Әйе, Мәдәният сараендагы концертлар Татарстанда махсус режим кертелгәч, башка даталарга күчерелде. Алынган билетлар башка датада гамәлдә булачак. Шулай да, 8 (85595) 5-10-33 телефоны буенча белешегез.

Шулай ук кинозалда әлегә фильмнар күрсәтелмәячәк.

Мондый хәл вакытлыча гына, иң мөһиме исән-сау булыйк, җәмәгать. Барысы да җайланыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев