Реклама
Тикшерү комитетының район буенча башлыгы Алексей Иванов ришвәт алуда шикләнелә.
Федераль иминлек хезмәте оперативниклары Россия Тикшерү комитетының Татарстанның Лениногорск районы буенча Тикшерү идарәсе бүлеге башлыгы Алексей Ивановны тоткарлаган.
Агентлыкка үз чыганакларыннан билгеле булганча, Алексей Ивановка карата ришвәт алу турында җинаять эше кузгатылган.
Агентлык мәгълүматлары буенча, аны җинаять кылган вакытта — 5 миллион сумнан артык ришвәт алганда тоткарлаганнар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз