Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск тире-венерология диспансеры юбилеен билгеләп үтте

Лениногорск тире-венерология диспансеры Мәдәният сараенда 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмгә шунда эшләүчеләр, ветераннар җыелган иде. Тантанада шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов та катнашып, хастаханәнең ярты гасырлык юбилее белән котлады. Казаннан республика тире-венерология диспансеры баш табибы урынбасары Гүзәл Вафина һәм профсоюз рәисе Светлана Белоног, Әлмәт, Бөгелмә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел...

Лениногорск тире-венерология диспансеры Мәдәният сараенда 50 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Бәйрәмгә шунда эшләүчеләр, ветераннар җыелган иде. Тантанада шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов та катнашып, хастаханәнең ярты гасырлык юбилее белән котлады. Казаннан республика тире-венерология диспансеры баш табибы урынбасары Гүзәл Вафина һәм профсоюз рәисе Светлана Белоног, Әлмәт, Бөгелмә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел үзән хастаханәләре, шулай ук районыбызның дәвалау учреждениеся җитәкчеләре катнашты.
Лениногорск тире-венерология диспансеры 1964 елның 1 августыннан эшли башлый. Менә 50 ел инде ул комплекслы дәвалау хезмәте күрсәтә. Югары квалификацияле 39 кешедән торган коллектив Лениногорск районы авыруларына консультация күрсәтә. Бүгенге көнгә диспансерда 4 җитәкче алышынган. Хәзерге вакытта аны Кадрия Мифтахова җитәкли.
Рәгать Хөсәенов диспансер хезмәткәрләре һәм ветераннарына күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, Рәхмәт хатлары тапшырды, хастаханә җитәкчелегенә ноутбук бүләк итте.
Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилей