Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучылары «IТ – чемпионнар»

«IТ - чемпион» республика бәйгесенең өченче этабы җиңүчеләре арасында шәһәребез укучылары да бар. Мәгариф идарәсенең актлар залында аларны бүләкләү тантанасы үтте. Безнекеләр "Иң актив укучы" номинациясендә җиңүгә ирешкән. Аның мәгънәсе түбәндәгедән гыйбарәт: өлкәннәргә дәүләт порталында теркәлергә һәм аның аркылы түләүләр башкарырга ярдәм итәргә тиеш. Бәйге нәтҗәләре буенча, әлеге номинациядә безнең...

«IТ - чемпион» республика бәйгесенең өченче этабы җиңүчеләре арасында шәһәребез укучылары да бар.
Мәгариф идарәсенең актлар залында аларны бүләкләү тантанасы үтте. Безнекеләр "Иң актив укучы" номинациясендә җиңүгә ирешкән. Аның мәгънәсе түбәндәгедән гыйбарәт: өлкәннәргә дәүләт порталында теркәлергә һәм аның аркылы түләүләр башкарырга ярдәм итәргә тиеш. Бәйге нәтҗәләре буенча, әлеге номинациядә безнең өч укучы уңышка ирешкән: 2нче мәктәпнең II сыйныф укучысы Динар Хәйруллин - беренче, 10нчы мәктәпнең III сыйныф укучысы Илдар Мингутдинов - икенче һәм 2нче мәктәпнең II сыйныф укучысы Ростислав Врублевский өченче урынны алган. Аларга Казанда iPad планшетлары һәм дипломнар тапшырылган. Ә бу көнне алар грамоталарга лаек булды һәм рәхмәт сүзләре ишетте. Алар шулай ук шәһәр мэры стипендиясенә ия булачак.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк билгеләп узганча, укучылар конкурста зур активлык күрсәткән. Аңлату эшләре алып барган, балаларга ярдәм иткән өчен ул укытучыларга һәм директорларга рәхмәт әйтте, җиңүчеләргә уңышлар теләде.
- Сез шәһәребездә генә түгел, ә республикада да иң яхшылар рәтенә кергән укучылар. Бу конкурс сезне яңа җиңүләргә рухландырсын, анда катнашуны дәвам итегез һәм яңа үрләр яулагыз. Уңышлар сезгә, - диде ул.
Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Вагиз Санатуллин сүзләренчә, проектта укучыларның гына түгел, ә мәктәп коллективларының, директорлар һәм Мәгариф идарәсе белгечләренең дә хезмәте зур. Җиңү белән тәбрик итеп, ул конкурста катнашкан һәм яхшы нәтиҗәгә ирешкән 7нче мәктәп директоры Ольга Тышко һәм Урдалы мәктәбе директоры Резидә Хәйруллинага Мәгариф идарәсе грамотасы тапшырды.
- «IT-чемпион» бәйгесе турында интернеттан күреп белдем. Порталда әнием белән икәү теркәлдек һәм шуннан соң анда катнашырга уйладым. Җиңүгә ирешә алуыма чиксез шат, - ди Илдар Мингутдинов.
Җиңүче укучыларны котларга ул көнне укытучылар, ата-аналар, классташлары да килгән иде. Шулай ук торак-коммуналь өлкәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Бердәм исәпләү үзәге директоры Рәисә Вәлиәхмәтова билгеләп үткәнчә, конкурста катнашучыларның активлыгы нәтиҗәсендә, 2013 елда электрон түләүләрнең саны арткан. Ул призлы урын алучыларга бүләк сертификатлары тапшырды.
Республика җитәкчелеге "ИТ - чемпион" конкурсын 2014 елда да дәвам итәргә дигән карар кабул иткән. Хәзер һәр теләүче дәүләт хезмәте порталында әлеге конкурска кагылышлы тәкъдимнәр калдыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: IT чемпион