Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучылары Абдулла Алиш иҗаты белән таныштылар

17 март көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре, «Буыннардан буыннарга мирас булып күчсен батырлык» проекты кысаларында, 11 нче гимназиянең 1 А сыйныф укучылары белән «Абдулла Алиш - язучы да, батыр да» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.



Укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, сугыш темасын чагылдырган шигырьләрен укыдылар. Абдулла Алишның сугышта катнашуы, нинди батырлыклар кылуы турында белделәр.

Абдулла Алиш - шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар авторы. Татар әдәбиятында ул аеруча әкиятләре белән танылган шәхес. Гимназия укучылары аның  «Куян кызы», «Сертотмас үрдәк», «Койрыклар» әкиятләрен укыдылар.

Ә «Тукмар һәм Чукмар» әкиятен сәхнәләштерү барысының да күңеленә хуш килде.  



Ләйсән Галимова, Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең
милли әдәбият бүлеге хезмәткәре

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев