Заман сулышы

Лениногорск укучылары батарейкалар җыеп тапшырды

Лениногорск районы мәктәпләрендә файдаланылган батарейкаларны җыю буенча акциянең беренче этабы тәмамланды.

Ике ай дәвамында укучылар ток чыганакларын «Дюрасел Раша» компаниясе биргән махсус пакетларга җыйдылар. Чара барышында 750 кг чамасы батарейка җыелды.

Шәһәр мәктәпләре арасында 12нче лицей абсолют җиңүче булып танылды. Алар 318 килограмм батарейка тапшырган.

Район мәктәпләре арасында «Иң актив мәктәп» номинациясендә Шөгер мәктәбе (47 кг), Яңа Сережкино мәктәбе (10 кг), Подлесный  мәктәбе (8 кг)  җиңүче булып тора.

Реклама

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре раслаганча, Лениногорск укучылары батарейкалар кулланудан  әйләнә-тирәлеккә зур зыян килүен аңлыйлар, шуңа күрә аларны аерым җыярга кирәклеген беләләр.

 

Республика Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: