Заман сулышы

Лениногорск укучылары музей экспонатлары тарихын өйрәнде (+җиңүчеләр)

Шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеенда “Экспонатлар ни сөйли?” дигән конкурс узды. Быел анда шәһәр һәм район мәктәпләреннән җиде укучы катнашты.


 

Музей директоры Нэля Галиева әйтүенчә, бу безнең яраткан конкурсыбыз. “Бәйге яшьләрне музейга җәлеп итә, экспонатлар тарихын тирәнрәк белергә өйрәтә”, - ди ул.

Мәктәпләр конкурска алдан эшләрне җибәрделәр. Фәнни эшне җибәрү генә түгел, аны эксперт комиссиясе каршында якларга да кирәк әле. Ә комиссиядә үз эшен җентекле белүчеләр утыра: нефть музее директоры Ирина Фатыхова, туган якны өйрәнү музее белгече Фәһимә Минязева, милли-мәдәни үзәк методисты Гөлнара Вагизова һәм музей директоры Нэля Галиева.

Шәһәрдән 2нче, 6нчы, 7нче, 10нчы мәктәпләр һәм 11нче гимназиядән, шулай ук Иске Иштирәк, Куакбаш мәктәпләреннән укучылар кызыклы гына өйрәнүләр уздырган.

Ә менә 11 нче гимназия укучысы Энира Сафуанова мамонт теше турында тирәнтен өйрәнеп, аның турында сөйләп, музей хезмәткәрләрендә соклану уятты һәм лаеклы рәвештә беренче урынга билгеләнде. Икенче урынны 2нче мәктәптән Карина Латыпова алды. Ул бабасы ясаган нефть качалкасы макеты турында сөйләде. Иске Иштирәктән Ләйлә Сираева  язучы Фәнис Яруллин турында фәнни эш әзерләп, өченче урынны алды.

 

Реклама

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: