Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучыларының олимпиадада уңышлары

Бу хакта Мәгариф идарәсе сайты хәбәр итә.

Күптән түгел  6нчы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Ксения Блажнова (фотода) рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында призлы урын алды.

Шулай ук Лениногорск укучылары инглиз теле буенча  “Путь к Олимпу” республика олимпиадасының соңгы этабында катнашып, призлы урыннар алдылар.

Әлеге республикакүләм олимпиада 7-11нче сыйныфлар арасында, республика Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” белем бирү комплексында узды.

Призлы урын алучылар исемлегендә 2нче мәктәптән София Журавлева (7нче сыйныф), 12нче лицейдан Дамира Липатова (8нче сыйныф), 6нчы мәктәптән Арина Шереметьева (8нче сыйныф), 2нче мәктәптән Юлия Андриянова (9нчы сыйныф), 6нчы мәктәптән Алинә Мифтахетдинова (11нче сыйныф) бар.

Әлбәттә, “Путь к Олимпу” олимпиадасына тырышып әзерләнгән укучылар һәм аларны әзерләүдә күп көч куйган педагогларга әфәрин диясе генә килә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев