Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укытучылары 200 мең сумлык премиягә дәгъва кыла ала

Укытучылардан методик эшләр авторы булу, укучыларының соңгы өч ел эчендә имтиханнарда яхшы күрсәткечләргә ия булуы сорала


Белем бирүдә зур уңышка ирешкән укытучылар 200 мең сумлык премиягә дәгъва кыла алачак. Мондый эчтәлекле документның проекты норматив-хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган. Әлегә проект гамәлгә кертелмәгән, фикер алышу бара. 


Документта күрсәтелгәнчә, матди бүләк алдынгы укытучыларга биреләчәк. Төп шартлар арасында - 3 елдан да ким булмаган педагогик стаж, мәктәптә укыту.

Административный функционал башкаручы хезмәткәрләр премиягә дәгъва кыла алмыйлар. Укытучылардан методик эшләр авторы булу, укучыларының соңгы өч ел эчендә имтиханнарда яхшы күрсәткечләргә ия булуы сорала.

Ел саен 5 октябрь, Укытучылар көне, алдыннан 1000 премия тапшыру каралган. Һәркайсысының күләме - 200 мең сум.

magarif-uku.ru

http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/ukytuchylarga-200-me-premiya-birel

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев