Тавыкларны күтәреп, теркәр өчен МФЦга алып барырга кирәкми, бары тик ветеринария хезмәтенә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
1 сентябрьдән башлап шәхси хуҗалыкта уннан артык канатлы кошларга (тавык, үрдәк, каз, күркә, бытбылдык, страус) мәҗбүри маркировкалау таләбе үз көченә керде.
“Хорриот” системасында
“Сентябрь башыннан гамәлгә кергән закон буенча, шәхси хуҗалыкта йортта 10 баш кош асрала икән, алар барысы да “Хорриот” системасында теркәлергә тиеш. Әлеге яңалык иң беренче чиратта ветеринария иминлеген истә тотып гамәлгә кертелде”, - ди Лениногорск ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рашат Әхмәтов.
Шулай ук маркировкалау һәм «Хорриот» системасында исәп алып бару – ул үзенә күрә бер күзәтү коралы да, шәхси хуҗалыклар өчен саклану чарасы да, якында гына йогышлы авыру тарала икән, кайсы шәхси хуҗалыкның куркыныч астында икәнен ачыкларга һәм тиешле чараларны күрергә мөмкинчелек булачак, дип аңлаталар ветеринария берләшмәсендә.
Хәтерләсәгез, 2021 елдан Россиядә мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләү кертелде. Иң элек фермалардагы мөгезле эре һәм вак терлекләрне, атларны һәм дуңгызларны исәпкә алдылар. Аннан соң шәхси хуҗалыклардагы малларны барладылар. Узган ел умарталарны, ә быел исә кош-кортларны.
Исәпкә алу – түләүсез
“Авылларда тавыклар асраучы шәхси хуҗалыклар участок ветеринар табибларына хәбәр итә. Һәр кошка бирка тагылмый, системада теркәгәч, бер идентификатлаштыру номеры гына бирелә. Исәпкә алу түләүсез башкарыла”, - ди Рашат Әхмәтов.
Тагын шунысын да истә тотарга кирәк: кош-кортны теркәгәннән соң, кош-кортларның баш саны буенча барлык үзгәрешләр турында ветеринарларга хәбәр биреп барырга кирәк булачак. Мәсәлән, каз бәбкәләре сатып алдыгыз, ди, 7 көн эчендә шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Кош-кортны суйган яки алар үлгән очракта да шулай.
“Закон таләпләрен үтәмәгән очракта штрафлар каралган. Физик затлар өчен ул 500 сумнан 1 мең сумга кадәр тәшкил итә”, - ди баш ветеринар.
Әгәр дә кош-корт саны уннан кимрәк икән, аларны да теркәргә кирәк, әмма соңрак, 2029 елның сентябренә кадәр.
фото: ИИ ярдәмендә
Нет комментариев