Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск яшьләре татарча шаяртты (ФОТОЛАР)

“Әйдә, шаяРТ” татар КВН лигасы Лениногорскига килде! Бу чын күңелдән көлеп, уңай эмоцияләр алу, тискәре кәефне үзеңнән чыгару дигән сүз.


Шаяннар һәм тапкырлар клубының татар лигасы уеннары хәрәкәте быел да дәвам итә. Әлеге проектны киңәйтү максатыннан республика районнарына чыгып, уеннар үткәрелә. Казаннан махсус редактор килә, яшьләр белән мастер-класслар уздыра, аларны уеннарга әзерли, өйрәтә. Узган ел да шундый проект үткәрелгән иде. Менә быелгысы да килеп җитте.

Шәһәрнең 11нче гимназиясендә татар КВН лигасы уенының беренче этабы, район туры узды.

Гимназиядән ике команда тупланды: “Рәхәт-лукум” (монда 10нчы сыйныф укучылары иде) һәм “Кишер яфраклары” (7нче сыйныф укучылары).

Нәтиҗәләрне игълан иткәндә, жюри уенны бик ошатуын, әлеге командаларның көчле булуын әйтеп узды. “Куркып калмаганнар, беренче мәртәбә катнашсалар да, үзләрен чын квнщиклар итеп күрсәттеләр”, - диделәр. Нәтиҗәдә, беренче урынны “Кишер яраклары” алды, икенчедә – “Рәхәт-лукум”. “Иң яхшы актер” номинациясенә Артур Хәсәнов (10нчы сыйныф),  “Иң яхшы актриса” номинациясенә Айсылу Миргалиева (7нче сыйныф) лаек булды. “Иң кызыклы мәзәкләр” “Бишпочмак 02” командасында булды.

 

Язма кыскартылды. Тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев