Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск юбилеена багышланган китап басылып чыкты

Шушы көннәрдә шәһәр юбилеена багышлап, татар һәм рус телендәге җырлар, шигырьләр һәм рәсем сәнгате иҗаты әсәрләрен туплаган җыентык "табадан төште". Ул "Лениногорск в душе моей" дип атала. Җыентык төсле, сыйфатлы кәгазьдә нәшер ителгән, альбом рәвешендә ясалган. Хәтерләсәгез, юбилейга багышлап, муниципаль конкурслар үткәрелде, алар шигърият, рәсем сәнгате өлкәсе буенча да узды....

Шушы көннәрдә шәһәр юбилеена багышлап, татар һәм рус телендәге җырлар, шигырьләр һәм рәсем сәнгате иҗаты әсәрләрен туплаган җыентык "табадан төште".

Ул "Лениногорск в душе моей" дип атала. Җыентык төсле, сыйфатлы кәгазьдә нәшер ителгән, альбом рәвешендә ясалган. Хәтерләсәгез, юбилейга багышлап, муниципаль конкурслар үткәрелде, алар шигърият, рәсем сәнгате өлкәсе буенча да узды. Анда шәһәр һәм районыбызның күп кенә талантлы кешеләре, мәктәп укучылары да катнашты.

Әлеге җыентыкка шуларның иң-иңнәре кергән. Безгә таныш исемнәр дә очрый, мәсәлән, Рәмзия Габделхакова, Мәһәрша Вәлиуллова, Таһир Шәмсуаров, Рәхимә Хәбибуллина, Нурия Сәлманова, Люция Ильина, Гөлфия Шәйдуллина, Илсияр Сәлахова, Венера Галимова, Гүзәлия Фәхретдинова. Таныш булмаган авторлар да җитәрлек, шулай ук татар һәм рус телендәге шигырьләр аралаштырылып бирелгән.

Җыентыкта ноталары белән бергә Лениногорскига багышланган җырлар да урын алган. Китап булмаса, шәһәр турында шулкадәр җыр бар икәнлеген белми дә калыр идек. Биредә 11 нче гимназия укучысы Айсылу Галимова сүзләренә көен Людмила Аланлы язган "Лениногорск" җыры; күбесенә таныш, Миләүшә Идиятова башкаруындагы "Лениногорск җыры" (сүзләре һәм көе авторныкы), Рамазан Байтимеров шигыренә Александр Ключарев музыка язган җыр, шулай ук Рәшит Шиһапов шигырен Фәйзи Хөснуллин көйгә салган "Лениногорск турында җыр" һәм "Көзләрдә дә язлы кала" дигән Таһир Шәмсуаров сүзләренә, Каюм Шәрәф көй язган җырны да табып була.
Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лениногорск в душе моей