Эчтәлекле чара.
Лениногорск ЗАГС бүлегендә “Логос” балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге белән берлектә ЗАГС бүлеге «Ата-аналар кунакханәсе» социаль проекты кысаларында «Җылылык бүләк ит!» акциясе уздырдылар.
Бу юлы фикер алышуның төп темасы һәр гаилә өчен иң актуаль сорауларның берсе булды: “Яшүсмергә мөстәкыйль булырга ничек ярдәм итәргә?» Очрашуда яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре, аларның фикерләүләре, психологик процесслары турында сөйләштеләр.
"Логос" үзәге белгечләре кирәкле киңәшләр белән уртаклаштылар, ә ата-аналар дискуссиядә актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Яшүсмернең мөстәкыйльлегенә юл – ул уртак маҗара һәм белгечләр бу юлда ярдәм итәргә әзер.
фотолар: ЗАГС бүлеге
Нет комментариев