Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск үзәк район хастаханәсе, медицина учреждениеләре эш графигы

Планлы госпитализация туктатылды.


Амбулатор медицина ярдәме пациентларга үзәк район хастаханәсе поликлиникасында бары экстрен һәм кичектергесез формада гына күрсәтелә.


Экстрен һәм кичектергесез операцияләр штат режимында ясала.
Хәзерге вакытта стационар дәвалануда булган пациентлар дәвалануны дәвам итәчәк.


Рецептлар язып бирү бер баруда биреләчәк. Медицина хезмәткәре рецептны һәм табиб комиссиясен үзе рәсмиләштерә. Карантин вакытында поликлиникага килмичә дә рецепт яздыртып була. Дәвалаучы табибыгызга шалтыратырга кирәк.


Хастаханәгә пациентлар маскада гына һәм тән температурасын үлчәп кенә кертелә.
Хатын-кызлар консультациясе дистанцион консультация бирүгә күчә, шул исәптән йөклелек буенча диспансер күзәтү дә.


Йөкле хатын-кызлар консультатив ярдәм сорап үзләренең участок табибына яки акушерга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефон: 8(85595) 5-07-26. Искәрмә булып, экстрен һәм кичектергесез ситуация тора, шулай ук югары рисктагы йөкле булганнар.


Экстрен хәлләрдә йөкле хатын-кызлар үзләренең участокларына мөрәҗәгать итә ала.  Экстрен хәлләрдә Бала тудыру йортының приемный покой тәүлек буе эшли. Белешмә өчен телефон: 8(85595) 5-26-18.

 

Үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев