Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск үзәк район хастаханәсе пациентлары урында сайлый

Лениногорск Үзәк район хастаханәсе пациентлары мөһим сәяси вакыйгадан читтә калмады. Биредә 150 кеше Татарстан Президенты өчен сайлау мөмкинлегенә ия.



1810нчы номерлы ябык участок комиссиясе әгъзалары хастаханә бүлекләре буенча урналар белән йөрергә чыкты. Бу- хастаханәнең бала тудыру йорты, медик-санитар часть, тире-венерологик диспансер, туберкулезга каршы диспансер бүлекләре.

Хирургия бүлегендә дәваланучы Сергей Никифоров моңарчы сайлауларга хатыны белән бергә участокка барып тавыш биргән булса, быел хастаханәдә тавыш бирергә туры килгән.

“Якты киләчәк өчен, балаларыбызның тормышы матур булсын өчен тавыш бирдем”, - ди ул.

 

Айсылу Габбасова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев