Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 1 мең 106 кеше - ВИЧ-инфекцияле

1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.

Бу көн 1988 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу дата ВИЧ-инфекция таралу проблемасы турында искә төшерә, әлеге диагноз белән яшәүче затларны дискриминацияләүгә юл куймаска чакыра.

Лениногорскида санитар хезмәт тарафыннан  ВИЧ-инфекциялеләрне теркәү 1987 елдан алып барыла. Шушы елның 1 ноябренә булган мәгълүматларга караганда, 1 мең 106 кеше – ВИЧ-инфекцияле.

Соңгы ун ай эчендә яңа исәпкә куелганнар – 29 кеше.  Яңа исәпкә куелганнар арасында бер ир-ат, кызганыч, үлде. ВИЧ-инфекциялеләр арасында 20-29 яшьлекләр 461 кеше. Әлеге яшь категориясе күпчелекне алып тора. 40-49 яшьлекләр – 164 кеше.

Лениногорскида ВИЧ-инфекцияне җенси юл белән йоктыру элеккечә беренче урында. Болай зарарланучылар – 602 кеше. Веналар аркылы йоктыручылар – 441.

Әлеге  1106 ВИЧ-инфекциялеләрдән 391 кеше – эшләүче, 674е – эшсез, 23 кеше – пенсия яшендә, 17 яшькә кадәрге балалар саны – 18. Барлык 1106 кешенең 679ы – ир-атлар, 427се – хатын-кызлар, 941е – шәһәрдә яши, 165е – авылда.

Рамилә Мөхәммәдиева, “Гигиена һәм эпидемиология үзәге” учреждениесенең Лениногорск районындагы табибы.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X