Лениногорскида 12 декабрьдә Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак
12 декабрьдә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Лениногорскилыларны муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетында - Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 1 нче йорт адресы буенча кабул итәчәкләр.
Алдан язылу өчен телефон: 8 (85595) 5-06-52, 8 (85595) 5-19-69, 8 (85595) 5-12-37, 8 (85595) 5-06-12.
Мэриянең матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев