Лениногорскида 1200дән артык кеше коронавируска каршы прививка ясаткан
Лениногорскида коронавируска каршы вакцинация ясау дәвам итә.
Бүгенге көндә 1 мең 200дән артык лениногорскилы прививка ясаткан.
Татарстан буенча, 11 март мәгълүматына караганда, “Спутник V” вакцинасын 97 меңнән артык кеше ясаткан. Лениногорскида ике урында прививка ясала: үзәк район хастаханәсендә һәм медсанчасть поликлиникасында. Алдан 5-06-68, 5-24-53 телефоннарына шалтыратырга кирәк.
11 мартка булган мәгълүматка караганда, эпидемия башланганнан бирле Лениногорск районында COVID-19 инфекциясенең 180нән артык очрагы теркәлгән.
Әлегә маска режимын гамәлдән чыгармадылар. Шулай булгач, саклык чараларын онытмагыз, хөрмәтле лениногорскилылар.
фото: ЦРБ Лениногорск https://vk.com/id578553894?w=wall578553894_875%2Fall
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев