Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида янгынга каршы махсус режим кертелә

Татарстан буенча, шул исәптән Лениногорскида да  20 нче декабрьдән 9 нчы гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим  кертеләчәк. 

Янгынга каршы махсус режим чорында 1-3 класслы  куркынычлыкта булган чикләрдә урнашкан территорияләрдә пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан  һәм хлопушкалардан тыш) куллану тыела, пиротехника куллануның чикләре:

- промышленность объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) чикләреннән 500 метр ераклыкта;

- торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта;

- күп фатирлы торак йортлардан 30 метр  ераклыкта булырга тиеш.

Махсус режим вакытында  Лениногорск муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлеге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар турында искәртә,  ул  физик затларга - 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфасы булган затларга - 15тән 30 мең сумга кадәр, юридик зат  булмаган  эшмәкәрләргә - 30 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга-200 меңнән 400 мең сумга кадәр булачак.

Дамир Вилданов,  янгынга каршы тору хезмәте бүлегенең өлкән инспекторы

https://pixabay.com фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: противопожарный режим