Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Лениногорскиның ЗАГСында 200 нче пар теркәлгән.
Алар Данил Петр улы һәм Лиана Владимир кызы Носовлар.
Бу искиткеч вакыйга белән яшь парны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миңнегалямова котлады һәм таныклык тапшырды. Аларга гаилә бәхете теләде.
Без дә бу теләкләргә кушылып, яшь парга бәхет телибез.
Фото һәм мәгълүмат Лениногорск ЗАГС бүлегенең ВКонтакте социаль челтәреннән алынды.
Нет комментариев