Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 29 кеше тракторчы-машинист таныклыгына имтихан тапшырды

Юлдан читтә йөрүче мототранспорт чаралары йөртергә өйрәнүчеләр төркеме Лениногорск нефть техникумында укыды.

Укуны тәмамлагач, Лениногорск Гостехнадзорының инженер-инспекторы тарафыннан алардан имтихан алынды.

Техникумның укыту кабинетында теоретик өлешне тапшырдылар, монда алар компьютерда имтихан билетларына җаваплар бирделәр. Компьютерда махсус программа урнаштырылган, ул автомат режимда имтихан нәтиҗәсен күрсәтә.

Практик өлештә кар-сазлыклы урыннарда йөри торган техник чарада йөрү күнекмәләре тикшерелде.

Имтиханга 32 курсант килде, шуның 29ы – уңышлы гына тапшырды. Тиздән алар АI категорияле  тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

 

Илнур Галимов, Лениногорск Гостехнадзор бүлеге баш инженер-инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев