Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 400дән артык сабыйның СНИЛС документы проактив режимда рәсмиләштерелде

Лениногорск Социаль фонды быел туган 400дән артык сабыйның СНИЛС документын проактив режимда рәсмиләштерде.

Проактив – ягъни гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына рәсмиләштерелгән. ЗАГС органнарында яңа туган сабыйны теркәгәннән соң, мәгълүматлар автомат рәвештә Социаль фондка тапшырыла.

Фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә балага СНИЛС тутыралар һәм әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына хәбәр җибәрәләр.

“2020 елдан дәүләт яки муниципаль хезмәтләрдән файдалану өчен шәхси счетның иминият номеры язылган кәгазь таныклыгы булу таләп ителми. Баланың шәхси лицевой счётының иминият номеры (СНИЛС) турындагы мәгълүматны ата-аналарга мобиль җайланмада саклап калу һәм сораган җиргә хәбәр итү дә җитә, – дип ачыклык кертте Лениногорск районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.

Уллыкка бала алган гаиләләр өчен шулай ук СНИЛСны рәсмиләштерүнең элеккеге мөрәҗәгать итү тәртибе саклана, чөнки кирәкле белешмәләрне бары тик уллыкка алучылар үзләре генә бирә ала.

СНИЛСны электрон варианта сакларга, теләгән очракта гади кәгазьдә бастырып алырга мөмкин.  Элек бирелгән барлык иминият таныклыклары да гамәлдә булуын дәвам итә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев