Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида җәяүле кичүендә булган авариянең нечкәлекләре билгеле

Җомга, 12 апрельдә авария булган иде.

Лениногорскида узган җомга көнне 14 сәгать 11 минутлар тирәсендә Гагарин урамы, 29нчы йорт янында “Киа-Рио” машинасында баручы 45 яшьлек хатын-кыз юл кагыйдәсен бозып, олы яшьтәге ханымны бәрдерә.

75 яшьлек пенсионер нык җәрәхәтләр ала, “Ашыгыч ярдәм” машинасы килгәнче, җан бирә. Медицина хезмәткәрләре аның баш миендә ачык травма дип нәтиҗә ясаганнар.

Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булган хатын-кыз Краснокамская урамыннан Гагарин урамына таба велосипедта хәрәкәтләнүче, җәяүле кичүеннән чыгучы пенсионерга юл бирмәгән. Пенсионер ханым да бу очракта юл кагыйдәсен бозган: җәяүле кичүеннән чыкканда, велосипедтан төшмәгән.

Һәлак булган олы яшьтәге ханым 4 апрельдә туган көнен генә билгеләп үтүе билгеле. Ә шоферның гаебен Лениногорск суды хәл итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев