Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида анкета тараталар

Татарстанда күп фатирлы йорт ишегалларын төзекләндерү буенча “Безнең ишегалды” программасы старт алды. Республика халкы үз ишегалдында иң беренче нәрсәне үзгәртергә кирәклеген анкетада күрсәтә ала.

Тавыш бирү механизмы турында ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман сөйләде.

“Кичә фатирларга анкеталар өләшә башладылар. Анда “ишегалдын ямьләндерүдә кайсы эшләр аеруча өстенлекле” дигән бер сорау язылган. Кешеләр 1 дән 10 га кадәр балл белән бәяләп, һәр критерий буенча җавап яза ала. Анкета нәтиҗәләре нигезендә, һәр ишегалды буенча теләкләр рейтингы төзеләчәк. Ноябрьдә һәр ишегалды буенча нәтиҗәләр игълан ителәчәк”, - диде Фишман.

Әлегә анкета бланклары 18 торак пунктта өләшенәчәк. 14 шәһәрдә һәм дүрт бистәдә. Бу түбәндәге район-шәһәрләр: Казан, Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Чистай, Васильево, Осиново, Кама Аланы, Җәлил бистәләре.

Наталия Фишман анкета нәтиҗәләре буенча беренче проектлар эшләнәчәген әйтте. “Кешеләр өчен ишегалды торышы мөһим”, – ди ул. Аның фикеренчә, бу культура дәрәҗәсен дә күрсәтә, кешеләр кәефендә дә чагылыш таба.

Анкета бланклары 2-6 сентябрьдә фатир саен өләшенәчәк, шулай ук, алар 8 сентябрьдә һәр сайлау участогында булачак. Тутырылган анкеталар өчен махсус әрҗәләр куелачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/03/192727/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев