Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида август аенда авыл хуҗалыгы буенча исәпкә алу узачак

Лениногорск Дәүләт статистика бүлеге хәбәр иткәнчә, августта авыл хуҗалыгы буенча исәпкә алу үткәрелә.

Аның максаты – ил буенча тулаем авыл хуҗалыгы үсешенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең төп күрсәткечләре һәм тармак структурасы турында тулы мәгълүмат туплау.

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар, коммерцияле булмаган ширкәтләр һәм барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре исәпкә алуда  булырга тиеш. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар планшетларда исәпләнәчәк.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Росстатның web-җыю системасы аша респондентларның электрон исәпкә алу кәгазьләрен тутыру юлы белән хисап тотачак.

Исәпкә алучылар яшел төстә эмблема  төшерелгән жилет, бейсболкалар киячәк, шулай ук аларда исәпкә алучы таныклыгы һәм паспорт булырга тиеш. Лениногорск статистика бүлеге халыктан  исәпкә алучыларның хәленә керүләрен сорый, уңай мөгамәләдә булырга сорый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X