Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида аз мобильле гражданнар янына өйгә килеп коронавируска каршы прививка ясау дәвам итә

Бүгенге коронавируслы дөньяда олы яшьтәгеләр үз сәламәтлекләре турында кайгыртып, әлбәттә, вакцинация узарга тиеш – табиблар әнә шундый фикердә тора.


-    Бүгенге көндә Лениногорск районында 60 яшьтән олырак халыкның  45 процентка якыны прививка ясатты. Күмәк иммунитетка ирешү өчен әлеге күрсәткеч 80 процент булырга кирәк, бу – олы яшьтәге 19 мең кеше, дигән сүз. Бүгенге көндә коронавирус дулкынының яңа дулкыны килмәс дип гарантия биреп булмый. Шул ук вакытта сезонлы вируслы авырулар да йөри. Шунлыктан иң ышанычлы юл – коронавируска каршы прививка ясату, - ди үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров.

Олы яшьтәге, аз мобильле гражданнар өчен вакцинация узарга шартлар булдырылды, ягъни мобиль медицина бригадалары өйгә килеп тә прививка ясый. Моның өчен поликлиниканың прививка кабинетына алдан шалтыратып, заявка калдырырга кирәк. Заявкаларны эш көнендә 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр кабул итәләр.

Әнә шундый хезмәттән Лениногорскида яшәүче Валентина Перовская файдаланды. Аның әйтүенчә, коронавируска каршы прививка ясату – әлбәттә кирәк.
-    Минем кебек олы яшьтәгеләр вакцина ясаталар, мин дә үземне әлеге яман авырудан сакларга тырышып ясаттым. Хәтта өйгә дә килеп ясыйлар. Менә монысы бик яхшы хезмәт. Минем аяклар авырта, 1974 елдан бирле таяк белән генә йөрим. Мондый бозлавыклы юлда поликлиникага баруы – куркыныч. Башта поликлиникага шалтыраттым, сөйләштек, көнен билгеләдек. Шәфкать туташы килде, тикшерде һәм прививка ясады. Икенчесе 29 декабрьдә дип әйтте. Башкаларга да киңәш итәм, - ди Валентина ханым.

Баш табиб Рим Әмиров әйтүенчә, авыл халкы прививка ясату буенча авылдагы фельдшерга мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук авылларга да мобиль бригадалар чыга.
Поликлиникада бүгенге көндә “Спутник V», «Спутник-лайт»,  «ЭпиВак Корона» вакциналары бар.

Поликлиниканың прививка кабинетына алдан шалтыратып, заявка калдыру өчен үзәк район хастаханәсе телефоны: 5-05-15; медсанчасть поликлиникасы: 9-09-67.

 

Розалия Мостафина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев