Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида "Бала - төп пассажир" акциясе уза

Лениногорскида балигъ булмаган балалар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан “Бала – төп пассажир” оператив-профилактик чара башланды, ул 7 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

-    Бүгенге көндә  махсус утыргычлар балалар имгәнүен һәм үлемен кисәтү буенча иң эффектив чараларның берсе булып тора. Тик моңа күпләр бармак аша гына карый. Нәтиҗәдә, республика юлларында балалар катнашында аварияләр саны да арта, - ди Лениногорск "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" учреждениесе профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова.

Акция барышында балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур булачак. Җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы  машина   йөртүчеләргә таләп катгый, ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев