Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида балалар поликлиникасы бинасында ремонт бара

Шәһәрдә “Сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү” республика программасы буенча эшләр дәвам итә. Шуның берсе – булачак балалар поликлиникасы. Ул элеккеге хатын-кызлар консультациясе бинасында урнашачак. Хәзер монда тулы куәттә капиталь ремонт эшләре бара.

Кичә шәһәргә эшлекле визит белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин килгәч, ул биредәге ремонт эшләре белән танышты.

-    Таләпләргә туры китереп ясаячакбыз. Җылылык, электр челтәрләре, коммуникация челтәрләре тулысынча алыштырылачак, - дип алда торган эшләр белән таныштырды үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айдар Яркаев.

Эшләрне ел ахырына кадәр тәмамларга җыеналар.

Розалия Мостафина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев