Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида бер предприятие табигатьне саклау законын бозган

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары җир асты биләмәләреннән файдалану өлкәсендә закон бозу очрагын теркәгән.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Лениногорк предприятиесе лицензия килешүе шартларын санга сукмыйча гына известьташ чыгарып яткан. Тәгаенләп әйтсәк, тикшерү барышында оешманың геология-разведка эшләре проектына, рөхсәт документлары күчермәләренә ия булмавы билгеләнгән.

Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 статьясындагы 2 өлеше (“Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә күздә тотылган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проект таләпләрен бозып, бозып җир асты байлыкларыннан файдалану”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Оешмага 300 мең сум күләмендә штраф яный.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

Фото:http://eco.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев