Лениногорскида бер предприятие туфракны саклау таләпләрен бозган
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида бер предприятие туфракны саклау таләпләрен бозган

Лениногорскида бер предприятие экология турында закон таләбен бозган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән уртак рейд кысаларында кара һәм төсле металл калдыклары өеменә тап булган.

  Калдыкларның бер өлеше – түшәмәле өслеккә, икенче бер өлеше турыдан-туры туфрак өстенә өеп куелган. Чүп өеменең гомуми мәйданының 70 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган.

“Мәйданчыкка су үткәрми торган түшәмә җәелмәгән, кырый-кырыйларына туфрак өеп куелмаган, автоном чистарту корылмалы яңгыр суларын агызу челтәре белән тәэмин ителмәгән. Моннан тыш участок явым-төшем һәм җил тәэсиреннән сакланылмаган”, – ди Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы Румия Минязова. Гаепле зат җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү таләпләрен үтәмәгән өчен – тәгаенләп әйтсәк, җирләрне саклау, яхшырту, туфракны саклау буенча мәҗбүри чараларны үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1,3 өлешләре, 8.7 статьясындагы 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылачак.

 

ТР Экология һәм табигать ресурслары минстрлыгы матбугат хезмәте

Фото: http://eco.tatarstan.ru


Нет комментариев