Лениногорскида бергә укыган курсташлар бергә армиядә хезмәт итеп кайттылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида бергә укыган курсташлар бергә армиядә хезмәт итеп кайттылар

Лениногорск политехник колледжда укып чыккан солдатлар армиядән кайтты.

 

Кирхиев Салават, 524группа һәм Газизов Ильнар, ТМ.17 - политехник колледж чыгарылышлары.

Егетләр бик актив, бергә укыдылар. Колледждан бер хәрби частьтә 4 егет бергә Симферопольдә хезмәт итәргә туры килгән. Бер-берсенә ярдәм итеп, үзләрен лаеклы солдатлар итеп, хезмәт итеп кайттылар, дип хәбәр итә колледж сайты.

"Иң мөһиме - күңел төшенкелегенә бирешмәскә", - ди ефрейтор Кирхиев. Илнар - укыганда Вордскилс хәрәкәтендә катнашкан. Егетләр политехник колледжга үзләренең кураторлары, укытучыларының, дусларының хәлен белергә килгәннәр. Салават - КАИның Лениногорск филиалына укырга керергә документларын тапшырган, ә Илнар Сочига эшкә китәчәк.
 

фото https://vk.com/gapou_lpk

 


Нет комментариев