Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида биш айда 26 авария булган

Быелның 5 ае эчендә Лениногорск районы территориясендә 26 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Анда 34 кеше яраланып, ике кеше үлгән. Былтыр шушы чор белән чагыштырганда, юл һәлакәтләре 23,8 процентка арткан. Шәһәрдә - ун, районда уналты юл һәлакәте теркәлгән. Районда аварияләрнең артуы күзәтелә: былтыр шушы чорда унау булган. Быел районда булган 16 юл...

Быелның 5 ае эчендә Лениногорск районы территориясендә 26 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Анда 34 кеше яраланып, ике кеше үлгән. Былтыр шушы чор белән чагыштырганда, юл һәлакәтләре 23,8 процентка арткан.
Шәһәрдә - ун, районда уналты юл һәлакәте теркәлгән. Районда аварияләрнең артуы күзәтелә: былтыр шушы чорда унау булган. Быел районда булган 16 юл һәлакәтендә 24 кеше яраланган, берәү үлгән. Шәһәрдә юл һәлакәте нәтиҗәсендә яраланучылар - унау, бәрәү үлгән.
Әлеге чорда иң киң таралган төр- бәрелешү, авария күп булган көннәр - җомга, шимбә.
Быелның гыйнвар-май айларында район һәм шәһәрдә14 меңнән артыграк юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Бу - үткән елдагыдан 33,9 процентка артыграк. Кагыйдә бозуларның 60 проценттан артыгы автомат рәвештә эшләүче махсус техник чаралар ярдәмендә теркәлгән.
Биш ай эчендә алкоголь кулланып, яисә аның билгеләре булган хәлдә транспорт белән идарә иткән 171 машина йөртүчегә административ эш кузгатылган.
Биш ай эчендә балалар катнашында 4 юл һәлакәте булган: шәһәрдә - 3, районда - берәү. 2014 елның шушы чоры белән чагыштырганда, әлеге төр юл һәлакәтләре ике тапкырга арткан.
ЮХИДИ идарәсенең Лениногорск бүлеге материаллары буенча әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев