Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Бәкер» шифаханәсенең чистарту корылмаларына 2,2 млн сум тотылачак

«Бәкер» шифаханәсенең су чистарту корылмаларын үзгәртеп коруга 2,2 миллион сум акча сарыф ителәчәк. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Чистарту системасының хәзерге торышы Каратай елгасына агып чыга торган пычрата торган матдәләрнең берничә мәртәбә артуына китергән. Аммоний, нитрит, фосфат микъдарлары буенча арту күзәтелгән. Су объектына китерелгән зыян экологлар тарафыннан 2,2 миллион сумга бәяләнгән.

Хәзер Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары күрсәтмәсе нигезендә әлеге сумма табигатьне саклау чарасына юнәлдерелергә тиеш. Чаралар агып чыга торган суның сыйфатын билгеләнгән нормативларга җиткерергә тиеш.

Хәзерге вакытта предприятие тарафыннан эшләр башланган, биологик чистарту корылмаларын үзгәртеп кору 2021 елның сентябрендә тәмамланырга тиеш.

 

  https://tatar-inform.tatar

Фото: pixabay

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев