Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар эш урыннары ярминкәсендә эш табарга тырышты

Лениногорск Мәшгульлек үзәгендә эш урыннары ярминкәсе узды.



Чарада 11 предприятие һәм оешма катнашты.
Ярминкәгә эш эзләп  142 кеше килде.

Эш эзлүчеләр өчен 105 эш урынына 69 вакансия тәкъдим ителде. Барлык мәгълүмат тапшырылды: вахта юлы, эш графигы, хезмәт хакы күләме, эш шартлары, медицина күзәтүе турында мәгълүмат бирелде.

Эш бирүчеләр тарафыннан түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: бухгалтер, баш бухгалтер, төрле белгечлек табиблары, баш инженер, төрле тармак инженерлары, мастер, фельдшер, шәфкать туташы, завхоз, склад мөдире, машина йөртүчеләр, аш пешерүче, сатучы,  токарь, слесарьлар, маляр,  тегүче, санитарка,   кухняда эшләүче,   төрле эшләрдә эшләүчеләр кирәк.

Эш урыннары ярминкәсенә килүчеләр Мәшгульлек үзәгенең базасында булган вакансияләр һәм «Работа в России» порталы белән таныштылар.
Вакансияләр буенча сорауларыгыз булса, 5-59-07 һәм 5-58-94 телефоннарына шалтыратыгыз.

 

Мәшгульлек үзәге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев