Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида гериатрия кабинеты эшли

Гериатрия – өлкән яшьтәге кешеләрнең авыруларын өйрәнү, профилактикалау һәм дәвалауга юнәлдерелгән медицина өлкәсе. Әлеге юнәлештә Лениногорскида да эш алып барыла.


 «Демография» милли проектының «Өлкән буын» программасы кысаларында 65 яшьтән узган өлкәннәр һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен диспансеризация үткәрелә. Ул гериатрия кабинетында башкарыла. Узган елның июль аенда андый хезмәт шәһәрнең үзәк район хастананәсендә эшли башлады. Гериатрия кабинеты эше өлкән буын гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга, аларга медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлдерегән.

Гериатрия белгече булган табибларны Казан дәүләт медицина академиясендә әзерлиләр. Безнең шәһәрдә әлегә бер табиб-гериатр бар. Ул – Ольга Родионова.
-Безгә мөрәҗәгать итүче өлкәннәр башта «Өлкән яшьтә булу – киртә түгел» дигән тестны үтәләр. Бу аларда «картлык астениясе»  билгеләре булу-булмавын ачыклау өчен кирәк. Ул биш сораудан тора. Әгәр дә пациент ким дигәндә өч балл җыя икән, без аны “көмеш яшьтәге” кешегә тиңлибез һәм инде тулаем комплекслы гериатрия тикшерүе үткәрәбез, – ди табиб-гериатр.

Гериатрия кабинетында булып киткән Рәсим Хафизов инде 70 яшьтә. Хроник авырулары да байтак. Куллана торган даруларының иге-чиге юк. Табиб һәм шәфкать туташы аңа тулаем тикшерү үткәрделәр. Басымны, авырлыкны, буй озынлыгын, кулның көчен,  вак моториканы, фикерләү сәләтен, йөреш тизлеген тикшерделәр. Әле бу – гериатрия кабинетында уздырылган процедураларның бер өлеше генә.

Әлеге кабинет ачылганнан бирле монда 500 дән артык кеше тикшерү уза алган.

Гериатрия кабинетына эләгү өчен алдан язылырга кирәк. Моның өчен яшәү урыны буенча участок табибында, фельдшер-акушарлык пунктларында тест тутырырга була, аның нәтиҗәсе буенча гериатрия ярдәм кирәк булуы ачыкланса, шәфкать туташы пациентны гериатрия кабинетына яздыра.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз.

Гөлназ Хәйретдинова фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев