Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Гиниятуллиннар зөбәрҗәт туйларын билгеләп узды

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре «Зөбәрҗәт» юбилярларны Гиниятуллин Зөфәр Салих улы һәм Нурсинә Габделхак кызын котлады.

Моннан нәкъ 55 ел элек, 1964 елның 23 апрелендә Гиниятуллиннар гаиләсе  Иске Шөгер авыл советында үзләренең никахларын теркәгәннәр.  Алар ике бала тәрбияләп үстерделәр. Үсеп килүче буынга: оныкларына һәм оныкчыкларына үзләренең бай тормыш тәҗрибәсен тапшыралар.

Бу истәлекле көнне Зөфәр Салих улы һәм Нурсинә Габделхак кызы Лениногорск районы гаилә тормышы юбилярларының Мактау китабына кул куйдылар, анда аларның исемнәре кертелгән иде. ЗАГС бүлеге белгечләре юбилярларга никах теркәү турында юбилей таныклыгын тапшырдылар һәм аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер һәм якты мизгелләр теләделәр!

ФОТО: ЗАГС бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X