Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида “городки” буенча республика ачык ярышлар үтте

Шәһәребездә “городки” уены белән мавыгучылар шактый. Шулай да, аларның күпчелеген,  шәһәрнең төрле хезмәт оешмаларында эшләгән елларында ук спортны үз иткән нефтьче- ветераннар тәшкил итә. “Яшьлек” стадионында “городки” уены мәйданчыгын төзекләндерү дә, алар инициативасы белән башланды.

Уен мәйданчыгы мәсьәләсен хәл итүдә булышуны сорап, алар республика Дәүләт Советы депутатына мөрәҗәгать иткән иделәр. Күп тә үтмәде шәһәр предприятиеләре һәм энтузиастлар тырышлыгы белән биредә чын спорт шәһәрчеге үсеп чыкты.


 Хәзер биредә ярышларны республика һәм хәтта бөтенроссия дәрәҗәсендә лаеклы итеп үткәрергә мөмкин, монда чын тормыш кайный. Ә иң мөһиме, шәһәр яшьләре, әлеге, чын-чынлап  “үзебезнең  уен”  белән  ныграк  кызыксына башлады.


Узган атнада Лениногорскида “городки” буенча республика ачык ярышлары узды. Чемпион титулы өчен Ульяновск, Казан, Яшел Үзән һәм Лениногорскидан 5 команда көрәште.

Ярышларда Лениногорск “городки”чылары  призлы урынга лаек була алмасалар да, бу кәеф төшүгә сәбәп була алмады, дусларча аралашу, уңай хисләр бөтенесеннән өстенрәк иде. Бәйге барышында, билгеле, сәламәт көндәшлек хисе сизелеп торды, әмма безнең спортчылар, “городки” ның осталары белән көрәшүләренә сөенделәр генә, ни генә дисәң дә, шәһәребездә бу уен яңарып кына килә әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев