Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида һава торышы бозыла

Татарстанда чәршәмбе, 27 мартта һава торышы бозылу фаразлана.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, республикада көчле яңгыр һәм юеш кар көтелә. Шулай ук 18-23 м/с тизлектә кисәк рәвештә исүчән җилләр дә булырга мөмкин.

Татарстанның көнбатыш районнарында буран булуы ихтимал. Ул 500 метрга кадәр күрү сәләтен начарлатуга китерәчәк. Кайбер районнарда шулай ук бозлавык һәм "кар боткасы" фаразлана.

Лениногорск ЮХИДИ хезмәте мондый начар һава торышы вакытында машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өнди.

Юлда кискен маневрлар ясамаска, хәрәкәтнең оптималь тизлеген сайларга кирәк.

Машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга иминлек каешларын эләктерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев