Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида икенче тәүлек рәттән коронавирусның яңа очраклары теркәлә

Лениногорскидасоңгы ике тәүлектә дә Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары теркәлде.

Татарстанда соңгы тәүлектә 75 кешедә коронавирус инфекциясе расланган.  Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

15 кеше хастаханәдә, 60 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның  яшь төркемнәре: 18 яшькә кадәр — 2 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 9,

30дан 50 яшькә кадәр — 23 очрак

50дән 60 яшькә кадәр — 9, 60тан 70 яшькә кадәр — 21 очрак

70тән 80 яшькә кадәр — 10, 80нән 90 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган.

Шәһәр һәм районнар географиясе: Казанда 47 кеше йоктырган.  Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзәндә — дүртәр, Биектауда 3 очрак расланган.

Алексеевск, Югары Ослан, Балык Бистәсе районнарында икешәр очрак теркәлгән.

Аксубай, Бөгелмә, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Мөслим районнарында берәр очрак ачыкланган.

22 ноябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 9700 очрагы расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев