Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида иртәнге сигездә сайлау участоклары ачылды

Бүгеннән, ягъни 11 сентябрьдән, бөтен республикада кебек үк, Лениногорск районында да Татарстан Президенты өчен алдан тавыш бирү һәм җирле сайлаулар старт алды.

 

 

Лениногорскида һәм районда барлыгы 54 участок сайлау комиссиясе эшли, шул исәптән 2 участок гражданнарның вакытлыча тору урыннарында оештырылган.

Бердәм сайлау көне итеп 13 сентябрь билгеләнгән иде. Бу көнне Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле сайлаулар узачак. 9 һәм 10 сентябрь бары тик җирле сайлаулар өчен алдан тавыш бирү көннәре итеп куелган иде.   11, 12 сентябрь ТР Президенты өчен алдан тавыш бирү көннәре буларак билгеләнгән.

Бинадан тыш сайлауда катнашу өчен дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга була. Шулай ук өйдә генә тавыш бирү мөмкинлеге бар.  Барлык сайлау участокларында азмобильле гражданнар өчен уңайлыклар тудырылган.
Сайлау көнендә һәрбер участок комиссиясендә волонтерлар төркемнәре дежур торачак, алар физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итәчәк.

11, 12, 13 сентябрь көннәрендә участок сайлау комиссияләре иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшличәк.  Һәрбер участокта тиешле барлык саклану чаралары күреләчәк.
 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев