Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Ишегалды бәйрәмнәре башланып китте

Лениногорскида Ишегалды бәйрәмнәре башланып китте. Кичә, 6 августта, 6 нчы ТОС (баш предприятиесе «Бурение») һәм “Наш дом” тарафыннан оештырылган Ишегалды бәйрәме «Скейт-парк» территориясендә әлеге микрорайонда яшәүче халык өчен үтте.

 

Бәйрәмнең рәсми өлешендә халыкны Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов  сәламләде, кыскача районның социаль-икътисадый үсеше белән таныштырды, һәркемгә дә яхшы кәеф теләде.

Бәйрәмдә ТОС эшендә ярдәм итүче һәм микрорайон тормышында актив катнашучы активистлар билгеләп үтелде.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында быел беренче сыйныфка укырга баручы балаларга мәктәп кирәк-яраклары әзерләнгән иде. Аларны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тапшырды.

Концерт әзерләнгән иде, алып баручы төрле конкурслар, викториналар үткәрде.

Бәйрәмдә шулай ук шәһәрнең төрле хезмәт җитәкчеләре, вәкилләре катнашты. Халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне теркәү оештырылган иде.

Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә: 7 августта Толстой урамындагы балалар паркында, 8 августта Лермонтов урамы, 17нче йорт ишегалдында узачак. 17 сәгать 30 минутта башлана.

Мэриянең матбугат хезмәте

Фотолар: http://leninogorsk.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев