Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ишегалды бәйрәмнәре башланды

Ишегалды бәйрәмнәре халыкның көтеп алган бәйрәменә әйләнеп бара. Быел аны, беренчеләрдән булып, баш предприятиесе "Лениногорскнефть" белән берлектә 4 нче территориаль җәмәгатьчелек идарәсе башлап җибәрде. Бәйрәм ул көнне Куйбышев урамындагы 33 нче йорт ишегалдында - шул тирәдә яшәүче халык өчен үтте. Әлеге чара үзенә бер төрле кечкенә Сабан туен хәтерләтә. Олысы-кечесе...

Ишегалды бәйрәмнәре халыкның көтеп алган бәйрәменә әйләнеп бара. Быел аны, беренчеләрдән булып, баш предприятиесе "Лениногорскнефть" белән берлектә 4 нче территориаль җәмәгатьчелек идарәсе башлап җибәрде.
Бәйрәм ул көнне Куйбышев урамындагы 33 нче йорт ишегалдында - шул тирәдә яшәүче халык өчен үтте. Әлеге чара үзенә бер төрле кечкенә Сабан туен хәтерләтә. Олысы-кечесе төрле уеннарда катнаша, бүләкләр ота, җыр-биюләргә үрелеп барган концерт карый, дус-ишләре, күрше күләннәре белән аралаша. Башка чаралардан аермалы буларак, халык җирле хакимият вәкилләренә, социаль һәм коммуналь хезмэт күрсәтүче оешма вәкилләренә турыдан-туры моң-зарын, сорауларын җиткерә ала.
Ул көнне сораулар күбрәк ишегалларын төзекләндерү, балалар өчен уйнау мәйданчыклары булдыру, җәяүле сукмакларын, юлларны яңарту турында булды. Шәһәрлеләрне шулай ук шәһәр урамнарында машиналарның зур тизлек белән йөрүе, юл кагыйдәләрен үтәмәве дә борчый икән.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев чыгышында төзекләндерү эшләренең барышы турында сөйләп узды.
- Горький урамын киңәйтү, Гагарин урамында асфальт җәю, урман паркына яңа атракционнар кую буенча зур эшләр алып барыла. Нефтьчеләр ярдәме белән шәһәрдә теннис холлы барлыкка килде, бала тудыру йортына капиталь ремонт ясалды, гинекология бинасын да төзекләндерергә исәплибез, - диде ул.
Куйбышев урамының 33 йортында яшәүче Мөсәвәрә апа хакында күршеләре: "Бик уңган, тырыш, ишегалдындагы клумбада үскән чәчәкләрне карап тора, подъездагы чисталыкны саклауда да тырыша. Аңа бөтен йорт исеменнән рәхмәт белдерәбез," - диләр. Тирә-ягыбыз матур, чиста булсын дип тырышып йөрүче апаны фотога да төшереп алдым әле. Күрсеннәр, белсеннәр, аңласыннар иде шәһәребезнең чиста, төзек булуы үзебездән тора бит. Мөсәвәрә апа кебек торган җиребезне кадерләр-карап торсак, йортларда, подъездларда, ишегалларында тәртип булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X