Заман сулышы

Лениногорскида кайнар су бирү вакытлыча туктатылачак

Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты 14 августтан 16 августка кадәр Лениногорск газбүлгеч станциясендә Әлмәт ЛПУМГ тарафыннан ремонт эшләре башкарылачагы турында хәбәр итә.

 

Ремонт эшләре вакытында эре кулланучыларга, шул исәптән Лениногорск җылылык челтәрләренә дә газ бирү туктатылачак. Шул уңайдан, Лениногорск җылылык челтәрләре тарафыннан халыкка җылы су бирү ике көнгә 14-16 августка кадәр туктатылып торачак. 

 

Мэриянең матбугат хезмәте

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: