Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Халыкара "Җәлил укулары"ның район этабы узды (фотолар)

Бүген Лениногорскида II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең район этабы уза.

 

Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла. Бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр арасында үткәрелә.

Быелгы укуларда безнең муниципаль районнан 200гә якын катнашучы катнашачак. Шунысы шатлыклы: бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда арткан, узган ел йөзгә якын булган. Бәйге 7 номинациядән гыйбарәт.  Номинацияләр яшь буенча төркемнәргә бүленгән. 4 тән 8 яшькә кадәр, 9 дан 13 яшькә кадәр, 14 тән 17 яшькә кадәр, 18 дән 25 яшькә кадәр.

Риана Гыйззәтуллина Муса Җәлилнең "Карак песи" шигырен ятлап килгән. Бик матур итеп сөйләде.

- Шигырьләр ятларга яратам, татар телендәгеләре күбрәк ошый,- ди.

Розалия Мостафина

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X