Лениногорскида коронавирус инфекциясе белән зарарлануның тагын бер яңа очрагы ачыкланган
Бер тәүлектә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 55 яңа очрагы теркәлгән, бер очрак Лениногорскида ачыкланган
Коронавирус йоктырган 5 кеше хастаханәдә, 50 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның яшь төркемнәре:
18 яшькә кадәр — 1,
18дән 30 кадәр — 5,
30дан 50 кадәр — 25,
50дән 60 кадәр — 12,
60тан 70 кадәр — 11,
70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган.
Шәһәр һәм районнар буенча:
Казанда — 32, Чаллыда — 4, Нурлатта — 7,
Буа, Лаеш, Балык Бистәсендә — икешәр,
Әлмәт, Югары Ослан, Алабуга, Лениногорск, Яңа Чишмә, Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
24 октябрьгә Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 8097 очрагы теркәлгән.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 6917 кеше терелгән, узган тәүлектә 24 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев